Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Манзарас балалар бакчасында “Көзге бәйрәм” узды

Манзарас авылының икенче номерлы "Әкият" балалар бакчасында бик матур итеп "Көзге бәйрәм" уздырылды. Анда икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалар катнашты. ...Бәйрәмчә бизәлгән залга кинәт кенә урман иясе йөгереп керә. Ул үзе белән табышмаклар һәм күптөрле уеннар алып килгән. Балалар бик тырышып табышмакларга җаваплар эзләделәр, кунакка үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр:...

Манзарас авылының икенче номерлы "Әкият" балалар бакчасында бик матур итеп "Көзге бәйрәм" уздырылды. Анда икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалар катнашты.

...Бәйрәмчә бизәлгән залга кинәт кенә урман иясе йөгереп керә. Ул үзе белән табышмаклар һәм күптөрле уеннар алып килгән. Балалар бик тырышып табышмакларга җаваплар эзләделәр, кунакка үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: рус һәм татар телләрендә җырладылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр. Көзбикәне дә җыр-биюләр белән каршы алдык. "Чикләвек", "Кулъяулык" уеннарыннан берәү дә читтә калмады. Бәйрәм соңында кунаклар балаларны тәмле алмалар белән сыйладылар.

Татьяна АНДРЕЕВА, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk