Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лубянда узган мәдәният-спорт бәйрәмендә мөгаллимнәр бүләкләнде

Лубянның авыл стадионында студентлар, урман-техник көллияте хезмәткәрләре, урман хуҗалыгында дистә еллар дәвамында хезмәт куйган ветераннар катнашында мәдәният-спорт бәйрәме уздырылды. Студентлар көче белән әзерләнгән концерт барышында көллият директоры, Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы Мулланур Гобәйдуллин ветераннарга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Урман хуҗалыгындагы озак еллар намуслы хезмәте өчен Евгений Наговицын Россия урман хуҗалыгының, укытучы...

Лубянның авыл стадионында студентлар, урман-техник көллияте хезмәткәрләре, урман хуҗалыгында дистә еллар дәвамында хезмәт куйган ветераннар катнашында мәдәният-спорт бәйрәме уздырылды. Студентлар көче белән әзерләнгән концерт барышында көллият директоры, Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы Мулланур Гобәйдуллин ветераннарга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Урман хуҗалыгындагы озак еллар намуслы хезмәте өчен Евгений Наговицын Россия урман хуҗалыгының, укытучы Елена Усачева, прозводствога өйрәтү мастеры Наталья Ивановалар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Шулай ук бер төркем укытучыларга, көллият хезмәткәрләренә район хакимияте һәм көллият дирекциясенең грамоталары тапшырылды. Шушы ук көнне студентлар арасында җиңел атлетика буенча да ярыш үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лубян көллият мәдәниятспорт бәйрәме

erid: 2VtzqxWHLUk