Хәбәрләр

Кыр батырларының исемлеге билгеле булды

Язгы кыр эшләренә йомгак ясалып, 6 майдан 12 майга кадәр булган җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар: "Тукай" агрофирмасыннан Фәнис Гыйльманов, "Агрохимсервис"тан Аркадий Петухов, "Восток" хуҗалыгыннан Нәзир Вәлиев. Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы тракторчы-машинистлар: "Урал" хуҗалыгыннан Ринат Хәсәнов, "Әсәнбаш" хуҗалыгыннан Тимерхан Хабетдинов,...

Язгы кыр эшләренә йомгак ясалып, 6 майдан 12 майга кадәр булган җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар:

"Тукай" агрофирмасыннан Фәнис Гыйльманов, "Агрохимсервис"тан Аркадий Петухов, "Восток" хуҗалыгыннан Нәзир Вәлиев.

Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы тракторчы-машинистлар:

"Урал" хуҗалыгыннан Ринат Хәсәнов, "Әсәнбаш" хуҗалыгыннан Тимерхан Хабетдинов, "Урал" хуҗалыгыннан Илназ Бикмөхәммәтов.

Минераль ашламалар һәм орлыклар чыгаручы алдынгы шоферлар:

"Лесной" хуҗалыгыннан Гомәр Хәбибуллин, "Урал" хуҗалыгыннан Зиннур Тимергалиев, "Бөр" агрофирмасыннан Динар Шәрәфетдинов.

Чәчү комплексларында эшләүче алдынгы тракторчы-машинистлар:

"Кукмара" агрофирмасыннан Фәрит Кәримов, "Әсәнбаш" агрофирмасыннан Шамил Хәбибуллин, "Әсәнбаш" агрофирмасыннан Михаил Прокопьев.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев