Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кыңгырау"га йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә кече яшьтән өйрәтү - хәзерге заманның иң актуаль мәсьәләсе булып тора. Безнең "Кыңгырау" балалар бакчасында бу юнәлештә тирәнтен эш алып барыла. Моңа шушы көннәрдә музыка җитәкчесе Исмәгыйлева Гөлфия Рафис кызы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Газизова Фирзия Шамсун кызы тарафыннан әзерләнгән "Юл йөрү кагыйдәсен - һәрбер...

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә кече яшьтән өйрәтү - хәзерге заманның иң актуаль мәсьәләсе булып тора. Безнең "Кыңгырау" балалар бакчасында бу юнәлештә тирәнтен эш алып барыла. Моңа шушы көннәрдә музыка җитәкчесе Исмәгыйлева Гөлфия Рафис кызы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Газизова Фирзия Шамсун кызы тарафыннан әзерләнгән "Юл йөрү кагыйдәсен - һәрбер гаилә белсен" бәйрәм-кичәсе мисал булып тора.

Бәйрәмгә әзерлек алдан башланды: һәрбер ата-ана балаларны гаиләдә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне тасвирлаган стена газетасы әзерләде. Бу эштә һәркем үзен иҗади яктан күрсәтте. Ә иң сөенгәннәре балалар булды: иртәнге якта алар группада берсеннән-берсе уздырып, үз эшләре белән мактандылар. "О! Монысы мату-у-ур!", "Ә монысы вообще!", "Ә монысын минем әтием ясады, ә әнием буяды!" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде.

Ниһаять, балаларның зарыгып көткән бәйрәм вакыты да җитте. Алкышлар астында залга бер-бер артлы катнашучы гаиләләр керде. Барлыгы 3 команда көч сынашты: "Светофорчик", "Җәяүлеләр", "Автомобилистлар".

Һәр команда үзенең исем-девизы белән бер-берсен сәламләде. Бер-бер артлы бәйгеләр башланды. Балалар өчен иң күңеллесе велосипедта йөрү булса, ә әти-әниләр өчен ЮХИДИ инспекторы киеменә киенү бәйгесе булгандыр, мөгаен.

Тамашачылар да күңелсезләнмәде: аларга да биремнәр җитәрлек иде.

Әлеге чара җыр-бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Биремнәрдә балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча тупланган белемнәре, логик-фикерләү сәләтләре чагылды.

Кичәгә төп кунак булып килгән "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" Дәүләт казна учреждениесенең Кукмара филиалы начальнигы Яковлева Елена Владимировна балаларның белемнәренә, иҗади осталыкларына нәтиҗә ясап, үзе алып килгән бүләкләрен таратты.

Бәйрәм ахырында һәр бәйгегә нәтиҗәне жюри әгъзалары ясады. Гаилә белән ясалган стена газеталарына да, гаилә командаларына да истәлекле бүләкләр, медаль-Дипломнар тапшырылды.

"Кыңгырау" балалар бакчасы хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk