Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “КВН”да Кукмара командасы беренче өчлеккә керде

    Район Мәдәният йортында шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының "КВН" республика зона уеннарының сайлап алу туры узды. Уенда Биектаудан - "Биектау кәрләләре", Теләчедән - "Хыялыйлар", Балтачтан - "ТриКОШКИ", Сабадан - "Чын егетләр", Кукмарадан - "Гаптри акчалары", Әтнәдән - "СМУРФИКИ", Мамадыштан "Мәмдәш оныклары" төркемнәре катнашты. Төркемнәр барысы да ныклы хәзерлек белән килгәннәр иде....

    Район Мәдәният йортында шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының "КВН" республика зона уеннарының сайлап алу туры узды.

    Уенда Биектаудан - "Биектау кәрләләре", Теләчедән - "Хыялыйлар", Балтачтан - "ТриКОШКИ", Сабадан - "Чын егетләр", Кукмарадан - "Гаптри акчалары", Әтнәдән - "СМУРФИКИ", Мамадыштан "Мәмдәш оныклары" төркемнәре катнашты. Төркемнәр барысы да ныклы хәзерлек белән килгәннәр иде. Һәммәсенә дә беренче урын бирерлек. Әмма җиңүче бер генә була.

    "КВН" республика зона уеннарының сайлап алу турында беренче урынга Мамадыш районының "Мәмдәш оныклары" командасы чыкты. Икенчедә - Кукмараның "Гаптри акчалары", өченчедә - Биектауның "Биектау кәрләләре" командалары.

    фото: http://chudobilet.livejournal.com/55993.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: