Кукмараның югары сыйныф укучылары авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары вәкилләре белән очрашты (+фото)
Һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, район мәктәпләренең югары сыйныф укучыларының Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән традицион очрашуы үткәрелде. Чарада катнашучылар иң элек Урал һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкларда булдылар, андагы яңа төзелгән мал торакларын карадылар, эш процессы белән таныштылар. Соңыннан Зур Кукмара мәдәният йортында...
Һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, район мәктәпләренең югары сыйныф укучыларының Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән традицион очрашуы үткәрелде. Чарада катнашучылар иң элек Урал һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкларда булдылар, андагы яңа төзелгән мал торакларын карадылар, эш процессы белән таныштылар. Соңыннан Зур Кукмара мәдәният йортында җыелыш булды. Анда район башлыгы Сергей Димитриев чыгышыннан соң, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин һәм башкалар чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев