Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның “Шәфкать” үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” бәйрәме узачак

    Кукмараның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә 1 августтан яңа группа тупланды. Кукмара, Балтач, Теләче, Саба, Казан, Мамадыш, Түбән Кама якларыннан бүген бирегә 45 бала җыелган. Бер айга сузылган тернәкләнү вакытында балалар өчен төрле мәдәни чаралар үткәреләчәк. Кичә Кукмара балалар китапханәсе хезмәткәрләре биредә китап сәгате уздырганнар. Җомга көнне "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән бәйрәм...

    Реклама

    Кукмараның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә 1 августтан яңа группа тупланды. Кукмара, Балтач, Теләче, Саба, Казан, Мамадыш, Түбән Кама якларыннан бүген бирегә 45 бала җыелган. Бер айга сузылган тернәкләнү вакытында балалар өчен төрле мәдәни чаралар үткәреләчәк. Кичә Кукмара балалар китапханәсе хезмәткәрләре биредә китап сәгате уздырганнар. Җомга көнне "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән бәйрәм чарасы үткәреләчәк. Бу көнне биредә 1 сыйныфка укырга баручыларга мәктәпкә йөрү өчен сумкалар бүләк ителәчәк. Быел "Шәфкать" тернәкләнү үзәгендә тәрбияләнүче 9 бала беренче сыйныфка укырга барачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: