Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның Пенсия фонды идарәсе тиздән яңа бинага күчәргә җыена

Кукмараның үзәгендә урнашкан элеккеге "Юбилейны" кинотеатры бинасы инде ничә еллардан бирле буш торган иде. Агымдагы елның 9 нчы апреленнән аны Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге Кукмара район идарәсе итеп реконструкцияләү башланды. -Финанслау федераль бюджеттан булып, акча вакытында килеп җитмәү сәбәпле, бу эш берничә елга тоткарланды. Реконструкцияләүне тентерда откан Казандагы "Восток"...

Кукмараның үзәгендә урнашкан элеккеге "Юбилейны" кинотеатры бинасы инде ничә еллардан бирле буш торган иде. Агымдагы елның 9 нчы апреленнән аны Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге Кукмара район идарәсе итеп реконструкцияләү башланды.

-Финанслау федераль бюджеттан булып, акча вакытында килеп җитмәү сәбәпле, бу эш берничә елга тоткарланды. Реконструкцияләүне тентерда откан Казандагы "Восток" фирмасы шушы елның ахырына кдәр эшне тәмамларга ниятли, - дип хәбәр иткән де "Хезмәт даны" газетасының 24 апрель (№31) санында Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова.

Хәзерге вакытта бина тулысы белән эшләнеп бетте диярлек. Әлфинур Сабитва сүзләренә караганда, декабрь ае тәмамланганчы моңарчы район башкарма комитеты бинасында урнашкан Пенсия фонды идарәсе тиздән яңа бинага күчәчәк.

Әлегә биредә соңгы төзелеш эшләре төгәлләнеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара пенсия

erid: 2VtzqxWHLUk