Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның Фатих Әмирхан урамын су баскан (+фоторепортаж)

Иртән эшкә килүгә, телефон шалтырады. Кукмараның Фатих Әмирхан урамында яшәүче Эльмира Галиәхмәтованың борчылып шалтыратуы икән. -Өебез каршындагы су трассасы елга әллә ничә тапкыр тишелә. Кыш көне кар астында калып күренми, җәй көне исә су җиргә сеңеп бара. Ә менә бүгенге көндә, җир туңу сәбәпле, торбадан аккан су беркая да китә...

Иртән эшкә килүгә, телефон шалтырады. Кукмараның Фатих Әмирхан урамында яшәүче Эльмира Галиәхмәтованың борчылып шалтыратуы икән.

-Өебез каршындагы су трассасы елга әллә ничә тапкыр тишелә. Кыш көне кар астында калып күренми, җәй көне исә су җиргә сеңеп бара. Ә менә бүгенге көндә, җир туңу сәбәпле, торбадан аккан су беркая да китә алмыйча дәрья булып урамга җәелә, боз булып ката. Урамнан, безнең турыдан җиңел машина белән йөрерлек түгел,- диде. - Ел саен шундый хәл күзәтелгәч, трассадагы торбаны җәй көне икенчегә алыштырып буладыр бит инде. "Водотехносервис"ка шалтыраткан идем, "Башка урамда да торба тишелгән урын бар, шунда эшлибез", дип җавап бирделәр. Аптыраганнан сезгә шалтыратам, килеп карап китегез әле.

Без барганда "Водотехносервис" оешмасының эксковаторчысы Зөлфәт Ахатов Фатих Әмирхан урамында казу эшен башлап җибәргән иде инде. Оешма җитәкчесе Наил Гыймадиев, баш инженер Илгиз Сибгатуллиннар да биредә. Әлбәттә, алар безне сөенеп каршы алмадылар. Шулай да оешма җитәкчесе: "Су трассасы бу урамга 2006 елларда салынган. Торбалар сыйфатсыз булганлыктан, су басымына түзә алмыйча, тишеләләр. Ә аларны алыштырырга финанс мөмкинлеге юк. Урамга су килү туктатылган, балчыкны казып төшеп, тишелгән урынны ямап куячакбыз", -дип җавап бирде.

Елга берничә тапкыр тишелә торган торбаны ялгап кую зур чыгымнар һәм вакыт таләп итмәс, билгеле. Әмма, бу урамда яшәүче халыкка гына читен. Беренчедән шактый мәйданга җәелгән су шакыраеп каткан, икенчедән туң кызыл балчык урамның ямен алып тора. Мәктәптән укудан кайткач урамга чыккан бала-чагага гына күңелле булачак, биредә рәхәтләнеп шуарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk