Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның басу-кырларында эш кайный

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм агрофирмаларда язгы кыр эшләрен кыска срокларда башкарып чыгу өчен кызу эш кайный. Күпьеллык үлән һәм көзге культуралар чәчелгән басулар тулысынча тырмаланды һәм тукландырылды. Хәзерге вакытта иртә сабан культураларын чәчү бара. Язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан, редакциябезнең иҗат төркеме "Әсәнбаш" агрофирмасында булып кайтты. Агрофирма басуларында...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм агрофирмаларда язгы кыр эшләрен кыска срокларда башкарып чыгу өчен кызу эш кайный. Күпьеллык үлән һәм көзге культуралар чәчелгән басулар тулысынча тырмаланды һәм тукландырылды. Хәзерге вакытта иртә сабан культураларын чәчү бара.

Язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан, редакциябезнең иҗат төркеме "Әсәнбаш" агрофирмасында булып кайтты. Агрофирма басуларында 32 берәмлек техника эшли. Күпьеллык үлән, уҗым басуларын тырмалау, өстәмә тукландыру инде төгәлләнгән. Хәзерге вакытта арпа, катнаш азык культуралары һәм уҗым басуларының начар кышлаган җирләре чәчелә. Тәүлеклек эш вакыты15әр сәгатькә сузыла. Механизаторлар иртәге сәгать 5тән кичке сәгать уннарга кадәр кырдан кайтып кермиләр. Басу-кырлардан кайтып кермәгән игенчеләребезгә түземлелек, саулык, башкарган хезмәтләренең нәтиҗәле булуын телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү кырларда эш

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X