Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның автомәктәп егетләре 150 чакрымлы марш-бросокка чыкты

ДОСААФның Кукмара автомәктәбе укучылары колонна 150 километрлы марш-бросокка чыгып киттеләр. Юлда аларга сулы каршылыклар, "миналанган кыр"лар аша үтәргә туры киләчәк. Привалга туктагач үзләре әзерләгән "солдат боткасы" ашарга туры килер. Болгавыр елларда республикадагы ДОСААФ автомәктәпләре таралып бетсә, Кукмарада ул хәзерге заман таләпләренә туры китереп, элеккедән яхшырак шартларда эшли. Һәр класс бүлмәсендә...

ДОСААФның Кукмара автомәктәбе укучылары колонна 150 километрлы марш-бросокка чыгып киттеләр. Юлда аларга сулы каршылыклар, "миналанган кыр"лар аша үтәргә туры киләчәк. Привалга туктагач үзләре әзерләгән "солдат боткасы" ашарга туры килер.

Болгавыр елларда республикадагы ДОСААФ автомәктәпләре таралып бетсә, Кукмарада ул хәзерге заман таләпләренә туры китереп, элеккедән яхшырак шартларда эшли. Һәр класс бүлмәсендә компьютерлар (барлыгы кырык), интерактив такта, экраннар. Автомашинага утыргач курсантлар компьютерлы тренинглар артында автомашина йөртергә өйрәнәләр.

Быел февраль аенда 40 егет Армиядә автомашиналар йөртү хокукы алып чыктылар инде, 15 июльгә тагын 40 курсант шундый таныклыклар алырга әзерләнә.

фото: rosto-kgn.ucoz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: егетләр автомәктәп маршбросок

erid: 2VtzqxWHLUk