Кукмарада быел балалар гаебе белән ике янгын булды
Янгыннарның чыгуына еш кына биш яшькә кадәрге балаларның ут белән уйнавы сәбәпче була. Нәниләрнең гаебе белән районыбызда 2012 елда - өч янгын, агымдагы елда - ике янгын булды. Кагыйдә буларак, бу очракларда алар, шкафларга, карават яки өстәл асларына, почмакларга кереп качалар. Мал-мөлкәтне һәм иң кадерлесе -балалар гомерен саклап калу өчен...