Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада быел балалар гаебе белән ике янгын булды

Янгыннарның чыгуына еш кына биш яшькә кадәрге балаларның ут белән уйнавы сәбәпче була. Нәниләрнең гаебе белән районыбызда 2012 елда - өч янгын, агымдагы елда - ике янгын булды. Кагыйдә буларак, бу очракларда алар, шкафларга, карават яки өстәл асларына, почмакларга кереп качалар. Мал-мөлкәтне һәм иң кадерлесе -балалар гомерен саклап калу өчен...

Янгыннарның чыгуына еш кына биш яшькә кадәрге балаларның ут белән уйнавы сәбәпче була. Нәниләрнең гаебе белән районыбызда 2012 елда - өч янгын, агымдагы елда - ике янгын булды. Кагыйдә буларак, бу очракларда алар, шкафларга, карават яки өстәл асларына, почмакларга кереп качалар. Мал-мөлкәтне һәм иң кадерлесе -балалар гомерен саклап калу өчен аларны ялгыз калдырмаска, шырпы белән уйнарга ярамавын сөйләргә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча үрнәк күрсәтергә, шырпы, шәм, лупа, уткабызгычларны сабыйлар үрелерлек урыннарга куймаска, газ плитәләрен яки электр приборларын мөстәкыйль рәвештә кабызуны рөхсәт итмәскә, тәмәкече ата-аналарга кесәләрендә шырпы яки уткабызгыч калдырмаска, шырпы тапкан очракта баланы бу хакта әйтергә өйрәтү кирәк. Бу хакта безгә районның янгын күзәтчелеге буенча баш федераль дәүләт инспекторы Фәнил Сәгыйтов сөйләде.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://forum.vitebsk.cc/topic/poka-mama-spala-syin-podzhyog-kvartiru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар янгын чыгу очрагы

erid: 2VtzqxWHLUk