Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралыларның дәүләткә барлыгы 819 миллион 336 мең сум бурычы җыелган

Район суд приставлары хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның 8 июленә аларда 12 мең 573 башкару эше исәптә тора икән. Кукмаралыларның дәүләткә барлыгы 819 миллион 336 мең сум бурычы җыелган. Башкару эшләренең күбесен (3315 эш) административ штрафлар тәшкил итә. Моңа юл йөрү кагыйдәләрен, җәмәгать тәртибен, хокук бозулар өчен түләнелмәгән штрафлар керә....

Район суд приставлары хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның 8 июленә аларда 12 мең 573 башкару эше исәптә тора икән. Кукмаралыларның дәүләткә барлыгы 819 миллион 336 мең сум бурычы җыелган. Башкару эшләренең күбесен (3315 эш) административ штрафлар тәшкил итә. Моңа юл йөрү кагыйдәләрен, җәмәгать тәртибен, хокук бозулар өчен түләнелмәгән штрафлар керә. 1446 эш - пенсия фондына булган әҗәтләр, 1500дән артыгы - түләнелмәгән салымнар. Районның өлкән суд приставы Айрат Нуруллов белдерүенчә, ел башыннан барлыгы 60 миллион сумнан артык акча кайтарып алынган. "Вакытында түләнелмәгән бурычлар өчен милеккә, банктагы исәп-хисап счетларына арест салу, чит илләргә чыгучыларга чик кую каралган. Моннан тыш өстәмә җыемны түләргә туры киләчәк. Шуңа күрә һәркемнән төрле түләүләрне үзвакытында башкаруларын сорыйбыз", - диде ул.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев