Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар “Сәләт” форумында булып кайтты

Биләрдәге дәүләт тарихи-археологик табигый музей-тыюлыгында "Сәләт" халыкара уку-укыту яшьләр форумы узды. Әлеге чарада 3500 кеше катнашты. Форумны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Форумда Кукмара районыннан республика фән олимпиадалары җиңүчеләре, прзлы урыннар алучылар, фәнни-гамәли конференцияләрдә, спорт чараларында уңышка ирешкән укучылар Зөлфия Әгъләмова (3нче мәктәп), Ләйсән Мәрсетдинова (күппрофильле...

Биләрдәге дәүләт тарихи-археологик табигый музей-тыюлыгында "Сәләт" халыкара уку-укыту яшьләр форумы узды. Әлеге чарада 3500 кеше катнашты. Форумны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Форумда Кукмара районыннан республика фән олимпиадалары җиңүчеләре, прзлы урыннар алучылар, фәнни-гамәли конференцияләрдә, спорт чараларында уңышка ирешкән укучылар Зөлфия Әгъләмова (3нче мәктәп), Ләйсән Мәрсетдинова (күппрофильле лицей), Ләйлә Низамова (1нче гимназия), Айгөл Сираҗетдинова (Пычак мәктәбе), Таңсылу Сәләхова (Зур Сәрдек гимназиясе), Зәлидә Кавиева (Нырты мәктәбе), Айрат Нәҗмиевлар (3нче мәктәп) катнашты.

-Форум барышында яшь талантлар төрле тренинг, мастер-классларда катнаштылар, лекцияләр тыңладылар, it лаборатория эше белән таныштылар, "Брейн-ринг" интеллектуаль уенында үзләрен сынадылар. "Сәләт FM" радиосы да көн дәвамында эшләп торды. Фестиваль "Шаяннар һәм тапкырлар", Казан шәһәренең Зур Куш поп-рок төркеме чыгышлары белән тәмамланды, - дип хәбәр итте иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры урынбасары А.Төхбәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk