Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар Мордовиянең Ләмбер авылында узган Сабантуйда катнашты (+фото)

Мордовиянең Ләмбер авылында IX республика милли-фольклор сабан туе узды. Быел ул Ләмбернең оешуына 80 ел тулуга багышланган иде. Татарстанның төрле район, авыл җирекләре катнашындагы чарада район Советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллина, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гәрәева, яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдиновлар җитәкчелегендә спортчылар, "Нурминкә бизәкләре", "Җәүһәр", "Чәчкә",...

Мордовиянең Ләмбер авылында IX республика милли-фольклор сабан туе узды. Быел ул Ләмбернең оешуына 80 ел тулуга багышланган иде. Татарстанның төрле район, авыл җирекләре катнашындагы чарада район Советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллина, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гәрәева, яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдиновлар җитәкчелегендә спортчылар, "Нурминкә бизәкләре", "Җәүһәр", "Чәчкә", "Баламишкин" ансамбльләре катнашты.

Сабантуй концертын иң элек - Кукмаралылар башлап җибәрде. Биредә районыбыздан 70 үзешчән артист үз осталыкларын күрсәтте. Спортчыларыбыз да сынатмады. Милли көрәш буенча авыр үлчәүдә Кукмарадан Зөлфәт Гарифуллин 2 урынга, классик көрәш буенча җиңел үлчәүдә Каенсардан Денис Васильев 3 урынга, кул көрәше буенча Кукмарадан Рузия Габдрахманова 1 урынга, Зур Сәрдектән Илүсә Хөсәенова 2 урынга лаек булдылар.

Сабантуйда "Кукмара металл савыт-сабалар заводы", "Кукмара тегү фабрикасы" , "Кукмара киез итек-киез фабрикасы" үз товарларыннан күргәзмә тәкъдим итте. Күргәзмә барышында күп товарлар сатылды. "Кукмара кулланучылар җәмгыяте" исә сабантуй кунакларын милли аш-су белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X