Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар кышны озатты

    Бүген Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда кышны озату - Нәүрүз бәйрәме булды. Программада "Нәүрүз ашына яз ашыга!" исемле сәхнәләштерелгән тамаша, районның фольклор ансамбльләре һәм иң яхшы коллективлары чыгышлары, карачкы яндыру, халык биюләре һәм әйлән-бәйлән уйнаулар бар иде. Бәйрәмгә килүчеләр Карга боткасы белән дә сыйланды. Шулай ук спорт чаралары: аркан тарту...

    Бүген Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда кышны озату - Нәүрүз бәйрәме булды. Программада "Нәүрүз ашына яз ашыга!" исемле сәхнәләштерелгән тамаша, районның фольклор ансамбльләре һәм иң яхшы коллективлары чыгышлары, карачкы яндыру, халык биюләре һәм әйлән-бәйлән уйнаулар бар иде. Бәйрәмгә килүчеләр Карга боткасы белән дә сыйланды.

    Шулай ук спорт чаралары: аркан тарту - ирләр һәм хатын-кызлар командалары, армрестлинг(ирләр, хатын-кызлар), гер чөю (ирләр, хатын-кызлар),скакалка белән сикерү(ирләр, хатын-кызлар),чаңгы шуу буенча эстафета (ирләр 3х5 км, хатын-кызлар 3х3 км) да оештырылды.

    фото: http://www.ulan-ude-eg.ru/rayon/sovetsk/news/index.php?ELEMENT_ID=76192

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: