Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар "Казан-Арена" стадионында узган ифтар мәҗлесендә катнашты

"Казан-Арена" стадионында узган ифтар мәҗлесендә быел биш мең кеше катнашкан. Иртәдән кичкә кадәр анда биш йөз волонтер эшләгән. Алар арасында безнең районнан да 17 кеше булган. "Казанга баруыбызны мөхтәсибнең яшьләр һәм спорт эшләре буенча урынбасарлары - Камышлы авылы имамы Рәдиф Тимергалиев, Туембаш авылыннан Илмир Сәетовлар оештырды, -ди Туембаш авылыннан волонтер...

"Казан-Арена" стадионында узган ифтар мәҗлесендә быел биш мең кеше катнашкан. Иртәдән кичкә кадәр анда биш йөз волонтер эшләгән. Алар арасында безнең районнан да 17 кеше булган. "Казанга баруыбызны мөхтәсибнең яшьләр һәм спорт эшләре буенча урынбасарлары - Камышлы авылы имамы Рәдиф Тимергалиев, Туембаш авылыннан Илмир Сәетовлар оештырды, -ди Туембаш авылыннан волонтер Миләүшә Сәетова.- Аш.Буҗи, Камышлы, Туембаш авылларыннан бер төркем яшьләр, Туембаштан Минзәлия һәм Фәргать Хафизовлар барды. Иртәнге сәгать алтыда чыгып китеп, көн дәвамында биш мең кешелек табын (эшне ирләр өстәл тезүдән башладылар) әзерләдек. Көне буе эшләп арысак та, күңелләребез күтәренке, шат булды. Хис-кичерешләрне аңлатып бетереп булмый. Ифтарга килүчеләр арасында республика җитәкчеләре, күренекле шәхесләр, яшьләр, өлкән буын вәкилләре, ятимнәр, күп балалы гаиләләрдән килүчеләр бар иде. Барыбыз да бердәм булып, намаз укыдык, бер табын артына утырып авыз ачтык, дога кылдык. Киләсе елга чакырсалар, һичшиксез, барачакбыз.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk