Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар бәрәңге уңышының начар булуыннан зарлана

Кайбер шәхси хуҗалыкларда бәрәңге алуга керештеләр инде. Уңыш мактанырлык түгел: кемдер, сабакларның "котырып" үсеп тә, бәрәңге урынына коры тамыр гына булуыннан зарлана, кемдер бер төптән бер-ике генә бүлбе чыга, анысы да вак яисә эсседән йомшарып "пешкән", ди. Икенче берәүләрнең бакчаларында бәрәңге сабаклары корып ук беткән. Сатып алмыйча булмас, кайдан, нинди...

Кайбер шәхси хуҗалыкларда бәрәңге алуга керештеләр инде. Уңыш мактанырлык түгел: кемдер, сабакларның "котырып" үсеп тә, бәрәңге урынына коры тамыр гына булуыннан зарлана, кемдер бер төптән бер-ике генә бүлбе чыга, анысы да вак яисә эсседән йомшарып "пешкән", ди. Икенче берәүләрнең бакчаларында бәрәңге сабаклары корып ук беткән. Сатып алмыйча булмас, кайдан, нинди сортны алырга, кыйммәт булырмы, дип бүгеннән хафаланучылар бар. Кайберәүләрнеке язын ук тишелмичә калган, шул сәбәпле икенче тапкыр утыртучылар да булган, алар соңрак казып алырга җыеналар: бәрәңгенең өлгереп җитүен көтәләр. "Икенче икмәгебез" деликатеска әйләнмәсә ярый инде. Бакчаларына су сиптергән, иртәнге сортларны утырткан хуҗалар гына азмы-күпме уңды быел.

фото: http://mdou212.edu.yar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk