Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар бердәм булып сайлау участокларына килә (+фото)

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көне. Район халкы да бердәм булып сайлау участокларына килә. 1668нче сайлау участогы поселокның "Ромашка" балалар бакчасында урнашкан. -Сайлауларны бер дә калдырганыбыз юк. Иртәнге якта ук барабыз да, аннары көне буе тынычлап өй тирәсендә кайнашабыз, - диләр поселокның Вахитов урамыннан сайлауга килгән ике апа....

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көне. Район халкы да бердәм булып сайлау участокларына килә.

1668нче сайлау участогы поселокның "Ромашка" балалар бакчасында урнашкан.

-Сайлауларны бер дә калдырганыбыз юк. Иртәнге якта ук барабыз да, аннары көне буе тынычлап өй тирәсендә кайнашабыз, - диләр поселокның Вахитов урамыннан сайлауга килгән ике апа. - Аллага шөкер, тормышлар бик яхшы. Вакытында пенсиясен алабыз, өйләребез җылы, кибетләрдә җаның ни тели, шул бар. Алга таба да дөньяда иминлек булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын!

1669нчы санлы сайлау участогы поселокның Нур Баян урамындагы Кукмара өченче урта мәктәбендә урнашкан. Көзге табигатьнең матурлыгына соклана-соклана сайлау участогына килүчеләрне урамда ук дәртле музыка каршы ала. Сайлау комиссиясе янында да шактый чират җыелырга өлгергән.

-Иртәнге сәгать тугызлардан соң халык аеруча активлашып китте. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бик күп килә, - ди сайлау комиссиясе рәисе Диләрә Бариева. - Иң беренче тапкыр сайлауда катнашучы егет-кызларга Татарстан Республикасы конституциясе брошюрасы һәм магнит бүләк итәбез.

Сайлау участоклары кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк. Бердәм булып сайлауга барыйк һәм үз тавышларыбызны бирик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk