Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар август аеннан ни көтә?

Күңелләрне сагышка төреп, гомеребезнең тагын бер җәе үтеп бара: чәчәкле- җиләкле, назлы ел фасылының соңгы аена керәбез. Шунысы сөенечле: яңгырлар ялындырып яугалап кына үтсәләр дә, бакчаларда мул уңыш өлгерде, корылыклы, кырыс шартларда игенчеләр дә икмәк үстерә алдылар. Август безнең илдә хәвефле ай буларак исәпләнә: 1991 елгы путч, 1998 елгы дефолт,...

Күңелләрне сагышка төреп, гомеребезнең тагын бер җәе үтеп бара: чәчәкле- җиләкле, назлы ел фасылының соңгы аена керәбез. Шунысы сөенечле: яңгырлар ялындырып яугалап кына үтсәләр дә, бакчаларда мул уңыш өлгерде, корылыклы, кырыс шартларда игенчеләр дә икмәк үстерә алдылар. Август безнең илдә хәвефле ай буларак исәпләнә: 1991 елгы путч, 1998 елгы дефолт, 2000 елда "Курск" су асты көймәсенең батуы, "Останкино" телебашнясындагы янгын һәм башка вакыйгалар белән кереп калган ул халык хәтеренә. Быелгы август аеннан ни көтәсез? Газета укучыларыбызга шундый сорау бирергә булдык әле.

Энҗе НОГМАНОВА, Мәскәүдән кайткан кунак:
-Ни юрыйсың, шул килә, диләр бит. Яхшыга юрарга кирәк. Август вакыйгаларын нәкъ бу ай белән бәйләргә кирәкми, күңелсез хәлләр ел әйләнәсендә күзәтелә бит. Хорафатларга ышануны динебез дә хупламый. Мин үзем, әни буларак, балаларымның иминлеген кайгыртам, хәвеф-хәтәрләр булмасын, дип телим.

Юлия РОДЫГИНА, Жилой Рудник авылы:
-Август - минем өчен моңсу ай: бергә гомер кичергән картымны шушы айда соңгы юлга озаттым. Шуннан соң тугыз ел үтсә дә, йөрәк ярам төзәлми. Ярый әле, балаларым, оныкларым кунакка кайтып торалар, башка вакытта бакчадагы эшләр белән юанам. Июль азагында шифалы яңгырлар да явып үтте әнә, бәрәңге дымга туенды, август та әйбәт булыр, дип ышанам. Икмәк бәяләренең күтәреләчәге генә борчый.

Әминә ШӘМСИЕВА, Кукмара:
-Август төннәрендә була торган йолдызлар яңгырын, ягъни метеоритлар атылуын күзәтергә яратам. Бу - гаҗәеп, сихри күренеш. Августта иремнең һәм улымның туган көннәре. Республикабызның бәйсезлеген дә шушы айда билгеләп үтәбез. Менә шундый шатлыклар китерә миңа август.

Васыйл ГОРОХОВ, Зур Сәрдек авылы:
-Алда ни буласын белеп булмый. Бу хакта уйларга вакыт та калмый, көннәр кызу эш белән үтә. Августта урып-җыю эшләрен төгәлләү өчен һава торышы яхшы булсын иде, дип телим. Икмәксез яшәп булмый бит. Шуңа күрә, бәясе артса да, түзәргә туры килә.

Минсафа ханым, Манзарас авылы:
-Август "кара" ай түгел, үз исәнлегебезгә җиңел каравыбыз, битарафлыгыбыз, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәвебез белән үзебез "каралтабыз" аны. Кукмаралылар, гадәттә, җәй азагында диңгез буенда ял итәргә яки сәламәтлекләрен ныгыту өчен тозлы күлгә барырга яраталар. Ел буена җитәрлек көч туплап, сәфәрләрдән исән-сау йөреп кайта күрсеннәр, югыйсә, ерак юллардагы бәхетсезлек очраклары турында ишетеп, йөрәк әрни. Тормышның төрле сынауларына карамастан, август кояшлы, җиләкле-җимешле ай булып истә калсын.

Сораштыруны Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: август ай

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X