Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралы Рәйсә Әгъләмҗанова еланнар белән ничек очрашкан?

Елан белән күзгә-күз Елан елына аяк баскач, баштан кичкән кызыклы вакыйгалар искә төште. Куралык, карлыганлык, сулы урын еланның үз иткән яшәү урыны. Бервакыт иптәш кызым Лена белән урманга кура җиләгенә киттек. Саф һава сулап урман эчендәге олы юлдан мотоциклда җилдерәбез. Юл буендагы сулыкларда камышлар тезелеп үскән. Балык тотып утыручылар да...

Елан белән күзгә-күз

Елан елына аяк баскач, баштан кичкән кызыклы вакыйгалар искә төште.
Куралык, карлыганлык, сулы урын еланның үз иткән яшәү урыны. Бервакыт иптәш кызым Лена белән урманга кура җиләгенә киттек. Саф һава сулап урман эчендәге олы юлдан мотоциклда җилдерәбез. Юл буендагы сулыкларда камышлар тезелеп үскән. Балык тотып утыручылар да бар. Кечкенә генә күллекне узып, җиләкле җиргә тукталдык. Алан тулы халык кипкән печәнне чүмәләгә куя. Печәнчеләрдән читтәрәк урнашкан җиләклеккә якынрак килсәм, ни күзем белән күрим: куралык әйләнәсен бик озын, таза, сырлы-сырлы кара елан җирдән бер метр биеклектә чолгап алган. Өч кеше ике кулын сузып түгәрәкләнеп баскан кадәр куралыкны, ике тапкыр әйләнеп уралган, башын өскәрәк күтәреп карап тора. Лена эчкәрәк кереп китте. Ә мин елан белән сөйләшәм: "Тимим, өзмим җиләкләреңне", -димен. Үзем аяк очына күтәрелеп, башымны сузып Ленага кычкырам: "Лена, чык урманнан, борыл тизрәк", - дим. Елан да өскә таба бер метр чамасы күтәрелде дә, мин караган якка карап, башын борып карый башлады. Шуннан соң еланны ничек акыл иясе димисең инде?!

Тәгәрмәч

Еланны шуышып йөри торган итеп күз алдына китерәбез. Беләсегез килсә еланның тәгәрәп йөри торганы да була икән.
Балачакта, әй җиләк ашыйсы килә торган иде. Зурлар урманга җиләк җыярга үзләре белән ияртмәгәч, җиләклекнең урынын белмәсәк тә, ял көне җиткәч, кызлар белән урманга киттек. Әй, эзләдек инде җиләклек җирләрне, таба гына алмадык. Чишмәдән су эчтек тә, кайтыр юлга чыктык. Чаксы дигән урыс авылын үтеп, басу үреннән төшеп Чәбиягә кайтып киләбез. Артыма борылып карадым да, кызларга әйтәм: "Кызлар, карагыз әле, безнең арттан бер тәгәрмәч тәгәри", - дим. Кызлар белән юлга тезелешеп, борылып карадык. Без туктагач, тәгәрмәч тә туктады. Безгә кадәр ара якын. "Елан бит ул", - дигәч без төрлебез төрле якка чәчелеп, юнәлешләребезне үзгәртеп борма-борма йөгереп, ничек кайтып җиткәнне дә сизмәдек. Шулай итеп елан авылга кадәр диярлек озата кайткан безне.


Рәйсә ӘГЪЛӘМҖАНОВА

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмор очрашу елан

erid: 2VtzqxWHLUk