Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарага поши килгән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә: -Кукмараның татар зиратында поши йөри, - дигән хәбәр алына. Урман хайваны бу микрорайондагы парк мәйданына, Парк урамнарындагы йортларның яшелчә бакчаларына киртә аша сикереп керә. Чернышевский урамындагы берничә бакчада булганнан соң, әсәренгән поши Эшчеләр тыкрыгы урамына керә һәм андагы бер йорт...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә:

-Кукмараның татар зиратында поши йөри, - дигән хәбәр алына.

Урман хайваны бу микрорайондагы парк мәйданына, Парк урамнарындагы йортларның яшелчә бакчаларына киртә аша сикереп керә. Чернышевский урамындагы берничә бакчада булганнан соң, әсәренгән поши Эшчеләр тыкрыгы урамына керә һәм андагы бер йорт каршындагы тимер койма башына бөтен гәүдәсе белән эләгеп кала.

-Биеклеге 2 метр булган койманы ничек сикереп чыккандыр ул, шаккатмалы хәл, - ди Чернышевский урамында яшәүче Римма Сәләхетдинова. -Безнең дә, күршеләрнең дә түтәлләрен бозмаган, помидорларны сындырмаган иде үзе, бары тик аркылы чыкканда бәрәңге бакчасының бер өлешен таптаган һәм киртәне аударган.

Поши тимер коймага эләккәннән соң, алган җәрәхәтләреннән шунда ук үлә. Гәүдәсе исә үләт чокырына илтеп ташланыла. Пошиның котыру авыруы эләктергәнме-юкмы икәне билгесез булып калды, чөнки Кукмараның ветеринария станциясендә бу турыда бөтенләй хәбәрдар булмаганнар.

фото: prousa.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмарада поши

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X