Сабантуйдан кайтканда Кукмара кешеләренең машинасына поши сикерә
Менгәр Сабан туеннан җиңел машинада кайтып барышлый Саба урманы аша узганда, ирле-хатынлы Җамалиевлар каршына поши килеп чыга. Әллә фара яктысы җәлеп иткән, әллә башка нәрсә - фил кадәр булып күренгән поши машинага таба сикерә. Алгы аягы белән тәрәзәне җимереп, ничек пассажирларны сытмый - монысы икенче могҗиза. Ирле-хатынның икесе дә тән...