Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабантуйдан кайтканда Кукмара кешеләренең машинасына поши сикерә

Менгәр Сабан туеннан җиңел машинада кайтып барышлый Саба урманы аша узганда, ирле-хатынлы Җамалиевлар каршына поши килеп чыга. Әллә фара яктысы җәлеп иткән, әллә башка нәрсә - фил кадәр булып күренгән поши машинага таба сикерә. Алгы аягы белән тәрәзәне җимереп, ничек пассажирларны сытмый - монысы икенче могҗиза. Ирле-хатынның икесе дә тән...

Менгәр Сабан туеннан җиңел машинада кайтып барышлый Саба урманы аша узганда, ирле-хатынлы Җамалиевлар каршына поши килеп чыга. Әллә фара яктысы җәлеп иткән, әллә башка нәрсә - фил кадәр булып күренгән поши машинага таба сикерә. Алгы аягы белән тәрәзәне җимереп, ничек пассажирларны сытмый - монысы икенче могҗиза. Ирле-хатынның икесе дә тән җәрәхәтләре ала, ире әле дә булса дәваханәдә. Поши имеш яраланып, урман эченәрәк кереп яткан. Хокук саклаучы органнар йоклап ятмый:пошига зыян слган өчен 40000 сум штраф түләргә туры килер, дип кисәткәннәр. Урман хайваны кызганыч, әлбәттә. Чак кына исән калу, җәрәхәтләр алу, ватылган автомашинаны төзәтү чыгымнары өстенә штраф та өстәлсә... Юк, хокук саклаучылар җентекләп тикшерерләр, акыллы фикергә килерләр әле. Вертолеттан киек җәнлек кырып йөрүче браконьер түрәләр түгел бит Җамалиевлар (фамилиясе үзгәртелде).

Азат Сабитов

фото: http://www.gazetavyborg.ru/?q=gazeta&art_id=23248&num_id=23237

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй поши

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X