Сабантуй тег белән яңалыклар
-
Казан Сабан туенда «Кукмара» милли ишегалдыннан халык өзелмәде
Анда Кукмара районы халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим итте.
-
Казанда Сабантуй урыннарына өстәмә автобуслар, шаттллар һәм электричка йөриячәк
Бәйрәм урыннарына бару өчен өстәмә 160 автобус чыгачак.
-
Кукмарадан Миннерахман Вәккасов Төмән федераль Сабан туена хөкемдарлык итәргә бара
3 августта Төмән шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак. Узган ел ул Владивосток шәһәрендә гөрләгән иде. Әлеге Сабантуйга Россиянең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез, шул исәптән чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да катнашачак. Кукмара районыннан әлеге Сабантуйда спортчы Миннерахман Вәккасов катнашачак. Ул Төмәнгә милли көрәш буенча хөкемдарлык итәргә бара. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
“Тылсым” Сабан туе быел 16нчы тапкыр оештырылды
"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сабантуй бәйрәме быел 16нчы тапкыр уздырылды. Бәйрәмгә хәзерлек эшләре иртәдән үк башланды. "Баламишкин" тальянчылар ансамбленең моңлы тавышы тирә-юньгә таралып, һәркемне Сабантуйга дәште. Бәйрәмгә килүчеләрне "Тылсым" директоры Әлфир Гыйниятов, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Каюмова, ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе...
-
“Шәфкать”тә тернәкләнүчеләр Сабантуйны көтеп ала
Бүген "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгендә ел саен үткәрелеп килә торган Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмгә биредә тернәкләнү курслары үтүче балалар, аларның әти-әниләре, кунаклар, иганәчеләр килгән иде. Сабантуй милли уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәмдә беркем дә бүләксез калмады. Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотосы
-
Төркәш Сабан туенда якташлар очрашты
Апам Вәсиләнең "Иртәгә авылда Сабан туе!" дигән хәбәре минем өчен караңгы төндә балкып кояш чыккан кебек булды. Бәйрәмнән бигрәк, авылыма кайтасым, авылымның газиз кешеләрен күреп сөйләшәсем килә иде минем. Әти-әни үлеп, авылдан киткәннән бирле, кайтсак та, зиратка гына кайтып, 1-2 туган-тумачаны күреп кенә килгәнлектән, авылым кешеләре бик сагындырган икән. Кайтам,...
-
Сабантуйлар дәвам итә, чираттагысы - "Тылсым"да
4 июльдә 10 сәгатьтә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пенсионерлар һәм инвалидлар өчен Сабантуй үткәрелә. Сезне Степан Разин урамындагы, 63нче йортта көтәбез. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Сабантуйдан кайтканда Кукмара кешеләренең машинасына поши сикерә
Менгәр Сабан туеннан җиңел машинада кайтып барышлый Саба урманы аша узганда, ирле-хатынлы Җамалиевлар каршына поши килеп чыга. Әллә фара яктысы җәлеп иткән, әллә башка нәрсә - фил кадәр булып күренгән поши машинага таба сикерә. Алгы аягы белән тәрәзәне җимереп, ничек пассажирларны сытмый - монысы икенче могҗиза. Ирле-хатынның икесе дә тән...
-
Туембашта - Сабантуй
Иртәгә, 15 июньдә, Туембаш авылында Сабантуй бәйрәме уздырыла. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бу көнне авылдан сугышка китеп яу кырында ятып калганнар истәлегенә обелиск та ачылачак. Бәйрәм тантанасы көндезге сәгать икедә башлана.
-
Туембашта сабантуй 15 июньдә узачак
Кичә Туембаш авылында халкыбызның күркәм бәйрәме - Сабантуйга сөлге җыю йоласы узды. Быел ул үзенчәлекле итеп оештырылган: барлык сөлге җыючылар милли бизәкле киемнәрдән, кулларында гармун иде. Туембашта Сабантуй районда иң соңгыларыннан берсе булып - 15 июньдә узачак. фото: http://yandex.ru/yandsearch
-
Кукмара журналисты Сабантуйда ирен тачкага утыртып йөргән
Бүген районыбызның барлык авылларында диярлек Сабантуйлар гөрләде. -Зур Кукмара авылында бәйрәм аеруча күңелле үтте, - дип хәбәр итте хезмәттәшебез Лилия Нургалиева. "Тачка" ярышында 80 килограммлы иремне бер тәгәрмәчле бакча тачкасына утыртып мәйдан тирәли әйләндем һәм беренчелекне алдым. Безнең гаиләгә 2 мең сумлык тачка бүләк иттеләр. Афәрин, Лилия!
-
Сабантуйның чиккән сөлгесе
Балачактан күңелемдә калган Сабантуйның чиккән сөлгесе. Онытылмый, һаман истә әле Күз явын алырлык өлгесе. Шундый нәфис итеп кем чиккәндер, Исең китеп карап торырлык. Бизәгенә күз нурлары сеңгән, Бөркеп тора аннан җылылык. Бер яшь килен чиккән бу сөлгене, Кабул булсын өчен теләге. Борынгыдан калган: чиккән сөлге - Сабантуйга килен бүләге. Нинди...
-
Укытучыларның Сабантуй бәйрәменнән фоторепортаж
-
Кукмарада укытучылар Сабан туе узды
Районыбызның Камышлы урманы итәгенә сыенып утырган мәйданда мәгариф хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәме булды. Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйны ел саен традицион рәвештә мөгаллимнәр башлап җибәрә. Быел да һәр мәктәп коллективы бердәм булып әлеге чарага килгән. -Укытучылар Сабан туен элек-электән көтеп алабыз, - диләр мөгаллимнәр. - Ел дәвамында ирешелгән уңышларыбызга йомгак ясау,...