Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуйның чиккән сөлгесе

Балачактан күңелемдә калган Сабантуйның чиккән сөлгесе. Онытылмый, һаман истә әле Күз явын алырлык өлгесе. Шундый нәфис итеп кем чиккәндер, Исең китеп карап торырлык. Бизәгенә күз нурлары сеңгән, Бөркеп тора аннан җылылык. Бер яшь килен чиккән бу сөлгене, Кабул булсын өчен теләге. Борынгыдан калган: чиккән сөлге - Сабантуйга килен бүләге. Нинди...

Балачактан күңелемдә калган

Сабантуйның чиккән сөлгесе.

Онытылмый, һаман истә әле

Күз явын алырлык өлгесе.

Шундый нәфис итеп кем чиккәндер,

Исең китеп карап торырлык.

Бизәгенә күз нурлары сеңгән,

Бөркеп тора аннан җылылык.

Бер яшь килен чиккән бу сөлгене,

Кабул булсын өчен теләге.

Борынгыдан калган: чиккән сөлге -

Сабантуйга килен бүләге.

Нинди уйлар уйлап чикте икән,

Сөлге чиккән чакта яшь килен?

Күңеленнән теләк теләгәндер:

"Гомерлек булсын", - дип, сөюен.

Бу теләге чынга ашты микән?

Ул кадәре миңа билгесез.

Тик шунысын беләм, Сабантуйлар

Үтми бездә чиккән сөлгесез.

Бу бәйрәмнең асыл бизәге ул

Яшь киленнең чиккән сөлгесе.

Сөлгеләрнең язмышлары төрле,

Ә бу сөлге - бәхет билгесе.

Рузалия САДРИЕВА, Өркеш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй чиккән сөлге

erid: 2VtzqxWHLUk