Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада "Яшь Гвардия"челәр очрашты

Район мәдәният йортында Бөтенроссия "Бердәм Россия" партиясенә караучы "Яшь Гвардия" иҗтимагый оешмасының Кукмара җирле бүлеге конференциясе узды. Биредә "Яшь Гвардия"нең Төньяк районнар буенча кураторы Илһам Гайнетдинов, район администрация вәкилләре, мәктәп психологлары катнашты. Чарага Кукмараның дүрт мәктәбеннән 7-8 сыйныф укучылары килгән иде. Алар җәмәгать урыннарында тәмәке тарту, балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр...

Район мәдәният йортында Бөтенроссия "Бердәм Россия" партиясенә караучы "Яшь Гвардия" иҗтимагый оешмасының Кукмара җирле бүлеге конференциясе узды. Биредә "Яшь Гвардия"нең Төньяк районнар буенча кураторы Илһам Гайнетдинов, район администрация вәкилләре, мәктәп психологлары катнашты. Чарага Кукмараның дүрт мәктәбеннән 7-8 сыйныф укучылары килгән иде.

Алар җәмәгать урыннарында тәмәке тарту, балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату, яшьләр өчен күңел ачу комплекслары булмау, төзексез юллар, ташландык йорт хайваннары, эшсезлек, коррупция, шоферларның тизлекне арттырып йөрүе нәтиҗәсендә аварияләр һәм кеше үлемнәре килеп чыгу, начар экология, балалар алкоголизмы, суицидлар артуы - бүген мәктәп укучылары Кукмарада шундыйрак проблемалар бар дип саный.

Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны бетерү өчен "митингка чыгарга, лекцияләр оештырырга, тәмәке сатуны тыярга яки сату бәясен күпкә арттырырга, тартучыларны кырыс җәзаларга кирәк" диделәр. Спиртлы эчемлекләр белән көрәшү өчен болар өстенә "алкоголь турындагы рекламага чик куярга" дигән тәкъдим яңгырады. Йортсыз калган хайваннарга исә балалар "приют төзергә яки халыкка өләшергә, "Эт-мәчеләргә булышыйк!" дигән сайт ясарга, мәктәп ашханәсендәге ризык калдыкларын аларга ашатырга кирәк" ди. Ә экологияне яхшырту өчен безгә "5 метр саен чүп савытлары, ай саен өмәләр уздыру, агачлар һәм чәчәкләр утырту, чүпне чүп савытына ташлау һәм велосипедта йөрү җитми" икән. Шулай ук укучылар Кукмарада чүп эшкәртү үзәге кирәк дип саный.

Конференция барышында әлеге мәктәпләрдә "Яшь Гвардия"нең координаторлары да билгеләнде. Киләчәктә бу укучылар җәмгыятебезне яхшырту өчен төрле проектларда катнашачак.

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара яшь гвардиячеләр конференция

erid: 2VtzqxWHLUk