Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кенәбаш авылы кешесендә әлегә себер язвасы авыруы ачыкланмаган

Казандагы кайбер массакүләм матбугат чаралары Кукмара районында янә себер түләмәсе йоктыру очрагы билгеле булды, ул кеше республика клиник инфекция дәваханәсенә озатылган, дигән хәбәр тараткач, аның дөреслеген ачыклау максатыннан "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов белән элемтәгә кердек. -Дөрестән дә, 14 сентябрь көнне район үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә...

Казандагы кайбер массакүләм матбугат чаралары Кукмара районында янә себер түләмәсе йоктыру очрагы билгеле булды, ул кеше республика клиник инфекция дәваханәсенә озатылган, дигән хәбәр тараткач, аның дөреслеген ачыклау максатыннан "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов белән элемтәгә кердек.

-Дөрестән дә, 14 сентябрь көнне район үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә Кенәбаш авылында яшәүче 45 яшьлек С. мөрәҗәгать итә, - диде ул. -Билгеләре буенча себер түләмәсенә охшаганлыктан, авыру Казанга, республика клиник инфекция дәваханәсенә озатылды. Бүгенге көндә ул анда тиешле дәвалану ала. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә әлегә бу кешедә себер түләмәсе авыруы ачыкланмаган.

Әлеге очрак буенча өстәмә хәбәр алынса, алга таба хәбәр итәрбез.

Лилия НУРГАЛИЕВА хәбәре

фото: http://medportal.ru/mednovosti/news/2013/07/08/020moldavia/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk