Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада җәяүлеләр белән бәйле 21 авария булган

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 7 аенда Татарстан юлларында 736 җәяүле юл һәлакәтенә очраган, аларда 68 кешенең гомере өзелгән, 701е төрле тән җәрәхәтләре алган. Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 12.18 маддәсе нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә, җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт йөртүчеләргә 1,5 мең...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 7 аенда Татарстан юлларында 736 җәяүле юл һәлакәтенә очраган, аларда 68 кешенең гомере өзелгән, 701е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 12.18 маддәсе нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә, җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт йөртүчеләргә 1,5 мең сум штраф каралган. Ел башыннан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 44 мең очрак ачыкланган.

Республика юлларында җәяүлеләр гаебе белән теркәлгән фаҗигаләр саны - 286. Аларда 44 кешенең гомере өзелгән, 252 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Төп сәбәп булып җәяүлеләрнең транспорт юлының тиеш булмаган урыныннан чыгулары тора. Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 12.28 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә закон таләбен бозган җәяүлеләргә кисәтү яисә 500 сум штраф каралган.

Кукмара районында исә җәяүлеләр белән бәйле 21 һәлакәттә бер кеше үлгән, 34е җәрәхәтләр алган.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча җәяүлеләр транспорт юлын җәяүле юлы аша, урам чатларында исә тротуар линиясе буенча чыгарга тиеш. Җәяүлеләргә көннең караңгы вакытында киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар куярга киңәш ителә. Юлларда һәркем игътибарлы һәм сак булсын, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде.

фото: http://aifudm.net/news/news7672.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X