Кукмарада “Татарстан чаңгысы-2015” чаңгы ярышы узачак
8 февральдә Кукмара 4 урта мәктәбе чаңгы трассасында "Татарстан чаңгысы-2015" чаңгы ярышы үткәрелә. Старт - 10 сәгатьтә. Программада: -1 чакрымга - 2003 елгы һәм яшьрәк булган кызлар һәм малайлар; -1 чакрымга - муниципаль хезмәткәрләр, физик мөмкинлекләре чикле булучылар; - 2 чакрымга - VIP ярышу (райсовет, башкарма комитет, авыл җирлекләре, мәктәп,...
8 февральдә Кукмара 4 урта мәктәбе чаңгы трассасында "Татарстан чаңгысы-2015" чаңгы ярышы үткәрелә. Старт - 10 сәгатьтә.
Программада:
-1 чакрымга - 2003 елгы һәм яшьрәк булган кызлар һәм малайлар;
-1 чакрымга - муниципаль хезмәткәрләр, физик мөмкинлекләре чикле булучылар;
- 2 чакрымга - VIP ярышу (райсовет, башкарма комитет, авыл җирлекләре, мәктәп, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре), ветераннар - 50 яшьлек һәм өлкәнрәк, 40-49 яшьлек хатын-кызлар, 2001-2002 елгы малайлар һәм кызлар.
-3 чакрымга - 1999-2000 елгы кызлар һәм малайлар, 1997-1998 елгы кызлар, 40-49 яшьлек ирләр;
-5 чакрымга - 18-39 яшьлек ирләр.
Белешмәләр өчен телефон: 2-67-44, 2-69-33.
фото: http://www.kbe21v.ru/news2.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев