Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада районара фәнни-эзләнү эшләр бәйгесе узды

Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Казан федераль университетының Алабуга институты белән берлектә Зур Кукмара урта мәктәбендә мәшһүр педагог, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган беренче районара фәнни-эзләнү эшләр бәйгесе узды. Әлеге чарада Кукмара, Арча, Балтач районы укучылары катнашты. Ике юнәлештә үткән бәйгенең җиңүчеләре дип Кукмара 3нче мәктәбенең...

Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Казан федераль университетының Алабуга институты белән берлектә Зур Кукмара урта мәктәбендә мәшһүр педагог, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган беренче районара фәнни-эзләнү эшләр бәйгесе узды. Әлеге чарада Кукмара, Арча, Балтач районы укучылары катнашты. Ике юнәлештә үткән бәйгенең җиңүчеләре дип Кукмара 3нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Эльвина Зарипова һәм Зур Кукмара мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алисә Гарипова табылды.

Күппрофильле лицейның 10 сыйныф укучысы Алинә Рахимянова технология олимпиадасыннан районда беренчелекне яулап, төбәкара этапта приз алучы исеменә лаек булды. Яңалыкларны Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгенең директор урынбасары Альмир Төхвәтуллин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk