Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Мәхмүдфильм” студиясе татар киносы төшерә башлады

Танылган язучы, Казанда басылып килә торган газеталар нәшире Заһид Мәхмүди Кукмарада "Ахырзаман" дигән фильм төшерә башлады. Трагикомедия жанрындагы әлеге кинода 15ләп "артист" катнашуы көтелә. Ә рольләрне исә - гади Кукмара халкы уйнаячак. Әлеге "артистлар" махсус кастинг ярдәмендә 100дән күбрәк кинога төшәргә теләк белдерүче арасыннан сайланып алынды. "Иблис ролен үзем уйныячакмын....

Танылган язучы, Казанда басылып килә торган газеталар нәшире Заһид Мәхмүди Кукмарада "Ахырзаман" дигән фильм төшерә башлады. Трагикомедия жанрындагы әлеге кинода 15ләп "артист" катнашуы көтелә. Ә рольләрне исә - гади Кукмара халкы уйнаячак. Әлеге "артистлар" махсус кастинг ярдәмендә 100дән күбрәк кинога төшәргә теләк белдерүче арасыннан сайланып алынды.

"Иблис ролен үзем уйныячакмын. Хәер, әле башкарасы эшләребез чутсыз. Чөнки әлеге кино белән рәттән Фәрит Яхин, Нәбирә Гыйматдинова, Әлфия Мәрданова әсәрләре буенча да фильмнар төшерәчәкбез, Аллаһ бирса. Татарда кино булырга тиеш һәм без бу юнәлешне үстерү өчен дә күмәк көч куярга тиешбез", - дип сөйлшәде Заһид әфәнде.

Кукмарада кино ничек төшерелә? Кайсы урамда? Җирлек халкы бу турыда нәрсә уйлый? "Артистлар" кемнәр? Бу кино ничә сумга басачак? Кайда һәм кайчан күрсәтеләчәк? Әлеге кызыклы сорауларга җавапларны сез бары тик безнең сайтыбызда һәм "Хезмәт даны" газетасында укый алачаксыз! Шуңа күрә бездән аерылмагыз! Яшәсен татар киносы!

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара кино

erid: 2VtzqxWHLUk