Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада кыргый җәнлекләргә 60 мең вакцина тозак итеп куелган

Быел районыбыз ветеринария хезмәткәрләре кешеләргә һәм хайваннарга йога торган вируслы котыру авыруына каршы кыргый җәнлекләргә 60 мең вакцина тозак итеп кую нәтиҗәсендә, әлеге мәкерле авыруны йоктыру очраклары теркәлмәде. Ләкин бу тынычланырга җирлек бирми. Чөнки кыргый җәнлекләр күченеп йөри, район территориясенә чит өлкәләрдән һәм күрше районнардан авыру төлкеләр, кыргый этләр үтеп...

Быел районыбыз ветеринария хезмәткәрләре кешеләргә һәм хайваннарга йога торган вируслы котыру авыруына каршы кыргый җәнлекләргә 60 мең вакцина тозак итеп кую нәтиҗәсендә, әлеге мәкерле авыруны йоктыру очраклары теркәлмәде. Ләкин бу тынычланырга җирлек бирми. Чөнки кыргый җәнлекләр күченеп йөри, район территориясенә чит өлкәләрдән һәм күрше районнардан авыру төлкеләр, кыргый этләр үтеп керергә мөмкин. Бүгенге көнгә Саба районында бер, Мамадыш районында 8 һәм Балтач районында бер очрак теркәлгән. Барыбыз да игътибарлы булсак иде: төлкеләрнең торак пунктларга якын килүе, таушалган кыяфәттә булуы, аякларының параличлануы әлеге авыруның төгәл билгеләре булып тора. Кыргый хайваннар терлекләрне, этләрне һәм кешеләрне тешләгән очракта кичекмәстән ветеринария белгечләренә һәм медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, югыйсә котыру авыруы үлем белән төгәлләнәчәк. Бу турыда безгә "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Рәшит Хәйруллин хәбәр итте.

фото: http://www.profi-forex.by/category9.html?news.9_Page=333

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X