Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада иртәгедән һава температурасы кими башлый

Салкынча көннәр тәмам туйдырган иде, җәмәгать. Июль ае гомер-гомергә эссе була иде бит. Быел ул сентябрь азакларын хәтерләтте. Шунысы гаҗәп: инде һава торышы яхшырып, берничә көн эссе торганнан соң да кайберәүләр зарлана башлады. Янәсе, кайчан бетәр инде бу эсселәр. Ярамассың бу адәм баласына! Синоптикларның хәбәр итүенә караганда, иртәгедән температура кими...

Салкынча көннәр тәмам туйдырган иде, җәмәгать. Июль ае гомер-гомергә эссе була иде бит. Быел ул сентябрь азакларын хәтерләтте. Шунысы гаҗәп: инде һава торышы яхшырып, берничә көн эссе торганнан соң да кайберәүләр зарлана башлады. Янәсе, кайчан бетәр инде бу эсселәр. Ярамассың бу адәм баласына! Синоптикларның хәбәр итүенә караганда, иртәгедән температура кими башлап, 25 градуска кала. Җомгада инде - 23 градус. Көннәр болытлы булачак, бераз яңгырлар көтелә. Шимбә көнне аязачак. Якшәмбегә җылы кофталарыгызны әзерләп куйсагыз, ялгышмассыз: җылылык 16-18 градуска гына калачак. Һәм янә күкне соры болытлар сырып алып, яңгыр явып үтәчәк. Зонтикларыгызны читкә алып куярга өлгермәгәнсездер әле.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk