Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең финалы узды (+Фото)

Поселокның "Гөрләвек" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесенең финалы үтте. Беренче урынны - поселокның "Кыңгырау" балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Рәйхана Степанова, икенче урынны - "Йолдызлык" бакчасының музыка җитәкчесе Нияз Хәсәнов, өченче урынны "Чулпан" балалар бакчасыннан тәрбияче Айгөл Хәсәнова алды. -Бәйгедә 21 балалар бакчасы хезмәткәре катнашты. Алар...

Поселокның "Гөрләвек" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесенең финалы үтте. Беренче урынны - поселокның "Кыңгырау" балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Рәйхана Степанова, икенче урынны - "Йолдызлык" бакчасының музыка җитәкчесе Нияз Хәсәнов, өченче урынны "Чулпан" балалар бакчасыннан тәрбияче Айгөл Хәсәнова алды.

-Бәйгедә 21 балалар бакчасы хезмәткәре катнашты. Алар үз эшчәнлекләрен чагылдырган конспект тәкъдим иттеләр, "Үз эшенең остасы" дигән эссе яздылар, дәрес фрагменты күрсәттеләр. Иң күп балл туплаучылар конкурсның финалында чыгыш ясады. Беренче-икенче урыннарны алучылар Байлар Сабасында узачак бәйгенең зона этабында чыгыш ясаячаклар, - дип хәбәр итте район мәгариф идарәсе методисты Рушания Фәйзетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев