Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде (+фото)

Бүген бистәбезнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарсәе бинасы каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләп узды. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Республика көне уңаеннан район халкына, кунакларга үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр ярминкәгә зур хәзерлек белән килгәннәр иде. Сәүдә рәтләрендә ит, сөт-май, йомыркадан алып, бәрәңге, ярмалар,...

Бүген бистәбезнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарсәе бинасы каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләп узды. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Республика көне уңаеннан район халкына, кунакларга үзенең котлау сүзләрен җиткерде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр ярминкәгә зур хәзерлек белән килгәннәр иде. Сәүдә рәтләрендә ит, сөт-май, йомыркадан алып, бәрәңге, ярмалар, ашлык, төргәкле печән - һәммәсе бар. Бал, гөмбә, тозланган эшләнмәләргә дә сорау зур булды, эремчек, корт, каймак һәм майларны да мактый-мактый алдылар.

Ярминкәгә килүчеләр бер уңайдан Кукмара үзешчәннәре концертын да карап, күтәнке кәеф белән таралышты. Сәүдә рәтләре белән танышып чыккан район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин бәяләр белән кызыксынды, халык белән аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk