Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада 61 исерек шофер правасыз калган

"Исереккә ау" операциясе кысаларында ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә оештырылган рейд вакытында "ИЖ-Планета" мотоциклында кибеткә килгән 15 яшьлек укучы бала тоткарланды. Малайның үзенә инспекторлар тарафыннан шелтә белдерелде, әти-әнисе исә, улларына транспорт биргәннәре өчен балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышына чакырылачак. -Законда үзгәрешләр кергәннән соң, хәзер мопед-скутер йөртүчеләргә дә транспорт йөртү таныклыгы...

"Исереккә ау" операциясе кысаларында ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә оештырылган рейд вакытында "ИЖ-Планета" мотоциклында кибеткә килгән 15 яшьлек укучы бала тоткарланды. Малайның үзенә инспекторлар тарафыннан шелтә белдерелде, әти-әнисе исә, улларына транспорт биргәннәре өчен балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышына чакырылачак.

-Законда үзгәрешләр кергәннән соң, хәзер мопед-скутер йөртүчеләргә дә транспорт йөртү таныклыгы кирәк. Таныклыксыз йөрүчеләргә 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф каралган, - ди ЮХИДИ инспекторы Салават Баймиев.

Бүгенге көнгә кадәр районда 61 исерек шофер транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

фото: http://autoderbi.ru/tag/za-chto-mogut-zabrat-prava/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев