Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада 36 яшьлек ир-егет кәрәзле телефон өчен шешәдәшен кыйнап үтергән

Кукмарада коточкыч җинаять эшләнде. Агымдагы елның 16 мартында, кичке сәгать алтылар тирәсендә, беркайда да эшләмәүче 36 яшьлек ир-егет поселоктагы шәхси йортларның берсендә 24 яшьлек егетне кыйнап үтерә. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗипов әйтүенчә, исерткеч эчемлекләр кулланган ике ир кеше арасында кәрәзле телефон өчен тавыш чыга. Аракы...

Кукмарада коточкыч җинаять эшләнде. Агымдагы елның 16 мартында, кичке сәгать алтылар тирәсендә, беркайда да эшләмәүче 36 яшьлек ир-егет поселоктагы шәхси йортларның берсендә 24 яшьлек егетне кыйнап үтерә.

Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗипов әйтүенчә, исерткеч эчемлекләр кулланган ике ир кеше арасында кәрәзле телефон өчен тавыш чыга. Аракы сөреме аңын томалаган ир шешәдәшен аяк-куллары белән аны үтергәнче кыйный.

-Әлеге ир-егетләр янында булган кыз район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Кичке сәгать сигезләрдә кома хәлендәге егетне дәваханәгә алып китәләр. Әмма ул алынган тән җәрәхәтләреннән 17 март көнне вафат була, - ди Марат Нәҗипов. - 36 яшьлек ир-егет икенче көнне үк полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды, үз гаебен таныды. Хәзерге вакытта җинаятьче сак астында, тикшерү эшләре бара.

Җинаятьләр Кодексында кешенең үлеменә китерерлек итеп кыйнаган өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган.

фото: http://eaomedia.ru/news/show.php?id=186472&printmode=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk