Кукмарада 1991 елгы егеткә пычак белән кадаганнар
Әлеге хәл поселокның Гафиятуллин урамындагы күпкатлы йортларның берсе янында була. -Полициянең дежур частенә бу хакта хәбәр 10 июль көнне, төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә керде, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Бүлекнең оператив эзләү төркеме хезмәткәрләре тиз арада урынга чыктылар. 1991 елгы егеткә пычак белән кадаган...
Әлеге хәл поселокның Гафиятуллин урамындагы күпкатлы йортларның берсе янында була.
-Полициянең дежур частенә бу хакта хәбәр 10 июль көнне, төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә керде, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Бүлекнең оператив эзләү төркеме хезмәткәрләре тиз арада урынга чыктылар. 1991 елгы егеткә пычак белән кадаган кешенең кем булуы ачыкланды. Ул кеше тоткарланып, аңа карата җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Зыян күрүче район үзәк дәваханәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев