Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада 1 сентябрьдә нинди һава торышы булачак?

Район халкын, әлбәттә, 1 сентярьдә булачак һава торышы кызыксындыра, чөнки бу Белем көне - зур бәйрәм. Укытучылар, бәйрәмчә формалардан киенгән укучылар ул көнне мәктәпләргә юнәлеп, Яңа уку елы уңаеннан башланачак тантанага җыелачак. Аларны әти-әниләре яки әби-бабалары озатып бармыйча калмаслар. Яңгыр яумаса гына ярар иде, дип телидер һәркем. Иртән аяз, 14...

Район халкын, әлбәттә, 1 сентярьдә булачак һава торышы кызыксындыра, чөнки бу Белем көне - зур бәйрәм. Укытучылар, бәйрәмчә формалардан киенгән укучылар ул көнне мәктәпләргә юнәлеп, Яңа уку елы уңаеннан башланачак тантанага җыелачак. Аларны әти-әниләре яки әби-бабалары озатып бармыйча калмаслар. Яңгыр яумаса гына ярар иде, дип телидер һәркем. Иртән аяз, 14 градус җылы булачак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Ә көндез аз болытлы һава, бераз гына яңгыр көтелә, температура 17 градуска кадәр күтәреләчәк. Менә шундый һава торышы белән каршылаячак безне көзнең беренче көне. Аз гына яңгыр беркемнең кәефен бозмас, дип уйлыйбыз.

фото: http://www.wwalls.ru/6734-koshki-dozhd-zont.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk