Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара - сөт җитештерү буенча республикада 4 урында

Сөт җитештерү буенча районыбыз республикада 4нче урында бара. Ә июль аенда аның күләмен арттыру буенча Кукмара икенче урынга чыкты. Сөтчелек тармагында иң нәтиҗәле эшләүчеләр булып "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыклары, "Әсәнбаш" агрофирмасы санала. "Урал" хуҗалыгы бүген дәүләткә 37 тонна сөт сата. Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында да сыерларның уртача көнлек савымы...

Сөт җитештерү буенча районыбыз республикада 4нче урында бара. Ә июль аенда аның күләмен арттыру буенча Кукмара икенче урынга чыкты. Сөтчелек тармагында иң нәтиҗәле эшләүчеләр булып "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыклары, "Әсәнбаш" агрофирмасы санала. "Урал" хуҗалыгы бүген дәүләткә 37 тонна сөт сата. Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында да сыерларның уртача көнлек савымы 25 килограммнан артып китә. Бу хуҗалыкларда терлекчелекне тагын да үстерү максатыннан мега-фермалар төзелә. Вахит комплексында төзелгәне 1200 башка исәпләнгән. Аның бер корпусы, саву залы инде түбә астына кертелгән. Бүгенге көндә "Делаваль" фирмасы хезмәткәрләре саву җайланмаларын, сөтүткәргечләрне кору белән мәшгуль. "Восток" хуҗалыгында исә мега-ферманың 400 башка исәпләнгән бер корпусы инде ике ел элек куллануга тапшырылган иде. Хәзерге вакытта аның 400 мал сыешлы икенче корпусын төзү бара.

фото http://www.russianspain.com/publisher/1/number/16/page1.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X