Казанда "Талантлар канатында" дигән Халыкара проект кысаларында конкурс-фестиваль узды. Әлеге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлегендә шөгыльләнүчеләр "Нәфис сүз" номинациясендә катнаштылар. Ислам Шәйдуллин - Гран-при, Элина Глухова - икенче дәрәҗә, Әлфинә Миннегалиева өченче дәрәҗә лауреат дипломнарына ия булдылар. Укучыларны Регина Вәккасова, Дания Хәбибуллиналар әзерләде. Театр бүлеге укытучысы Регина Вәккасовага...
Казанда "Талантлар канатында" дигән Халыкара проект кысаларында конкурс-фестиваль узды. Әлеге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлегендә шөгыльләнүчеләр "Нәфис сүз" номинациясендә катнаштылар. Ислам Шәйдуллин - Гран-при, Элина Глухова - икенче дәрәҗә, Әлфинә Миннегалиева өченче дәрәҗә лауреат дипломнарына ия булдылар. Укучыларны Регина Вәккасова, Дания Хәбибуллиналар әзерләде. Театр бүлеге укытучысы Регина Вәккасовага "Сәхнәгә иң яхшы куючы" дипломы тапшырылды.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев