Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районыннан армиягә 80нән артык егет китәчәк

1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды. Ил алдындагы бурычларын үтәргә безнең районнан сиксәннән артык егет китәчәк. Район хәрби комиссариатына барлыгы 400гә якын егет чакырылып, медицина һәм хәрби хезмәткә чакыру комиссияләрен үтте инде. Бу көннәрдә Казаннан килгән хәрби табиблар комиссиясе 120 егетнең кабаттан сәламәтлеген тикшерде, шуннан соң булачак солдатларга повесткалар тапшырылды....

1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды. Ил алдындагы бурычларын үтәргә безнең районнан сиксәннән артык егет китәчәк. Район хәрби комиссариатына барлыгы 400гә якын егет чакырылып, медицина һәм хәрби хезмәткә чакыру комиссияләрен үтте инде. Бу көннәрдә Казаннан килгән хәрби табиблар комиссиясе 120 егетнең кабаттан сәламәтлеген тикшерде, шуннан соң булачак солдатларга повесткалар тапшырылды. 22 апрельдә инде сигез егет Казанга китәчәк, аларны шунда ук, эчке гаскәрләрдә хезмәт итү көтә. Башка егетләрне армиягә җибәрү 15 майдан 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аларның күпчелеге Самара, Екатеринбург шәһәрләрендәге хәрби частьларда, Ерак Көнчыгышта хезмәт итәчәк. Кизнердагы частька ун егетне җибәрү каралган.

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk