Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында узган елдан бүгенге көнгә кадәр матди зыян белән 20 янгын теркәлгән

Көзге-кышкы чорда объектларда һәм торак пунктларда янгыннар чыгу саны аеруча арта, дип хәбәр итәләр Кукмара буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсеннән. Узган елдан бүгенге көнгә кадәр районда 4 миллион сумнан артыклык матди зыян белән 20 янгын чыгу очрагы теркәлде. Кукмара поселогында, Сабанчино, Битләнгер, Бурсык-Елга һәм Чуллы авылларында фаҗигаләр электр җиһазлары һәм электр...

Көзге-кышкы чорда объектларда һәм торак пунктларда янгыннар чыгу саны аеруча арта, дип хәбәр итәләр Кукмара буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсеннән. Узган елдан бүгенге көнгә кадәр районда 4 миллион сумнан артыклык матди зыян белән 20 янгын чыгу очрагы теркәлде. Кукмара поселогында, Сабанчино, Битләнгер, Бурсык-Елга һәм Чуллы авылларында фаҗигаләр электр җиһазлары һәм электр приборларыннан, ә Лубян, Түбән Өскебаш һәм Иске Кенәдә мичләрне урнаштыру һәм алардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Үзеңне һәм якыннарыңны янгыннардан саклап калу өчен түбәндәге күрсәтмәләрне үтәргә кирәк:

-торак йортны өстәмә җылыту өчен кулдан ясалган, өсте ачык җылыту элементлары булган электр приборлары һәм газ плитәләрен кулланырга ярамый.

-салкыннан бозланган суүткәргеч торбалар, канализация, җылылык системаларын ачык ут белән түгел, ә кайнар су белән җылытырга кирәк.

-мич каршындагы агач идәнгә 0,5x0,7 метрдан да ким булмаган металл җәем беркетү мөһим.

-ягу сезоны башланганчы ук мичләрнең төзеклеге һәм төтен чыгу юллары тикшерелергә, корымнан чистартылырга, ярылган урыннары сыланырга тиеш.

-мичләрне яндырып җибәрү өчен бензин, кәрәчин һәм башка төр тиз янып китә торган сыеклыклар кулланырга ярамый.

-яна торган мичләрне караучысыз калдырырга ярамый, күзәтчелек итүне кечкенә балаларга йөкләү тыела.

Түбән температура сакланганда төтен чыгу юлларының тартуын да даими тикшерергә, корым һәм бәстән чистартып торырга кирәк. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү үзегезнең һәм милкегезнең иминлеген тәэмин итәр.

фото: http://news.nikcity.com/incidents/53214

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X