Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара полициясе 17 яшьлек егеткә пычак белән кадаучыны эзли (фото)

17 апрельдә, кичке сәгать җиделәр тирәсендә поселокның Гафиатуллин урамы, 3 йорт подъездында билгесез зат 17 яшьлек егеткә пычак белән кадый. Зыян күрүче исән-сау, әмма хәле авыр. Әлеге җинаятьне башкаруда шикләнелүче ир-ат якынча 50-60 яшьтә, ябык гәүдәле, буе якынча 168 сантиметр, кыска чәчле, чәченең очлары чаларган, кырынмаган. Өстенә караңгы төстәге куртка,...

17 апрельдә, кичке сәгать җиделәр тирәсендә поселокның Гафиатуллин урамы, 3 йорт подъездында билгесез зат 17 яшьлек егеткә пычак белән кадый. Зыян күрүче исән-сау, әмма хәле авыр.

Әлеге җинаятьне башкаруда шикләнелүче ир-ат якынча 50-60 яшьтә, ябык гәүдәле, буе якынча 168 сантиметр, кыска чәчле, чәченең очлары чаларган, кырынмаган. Өстенә караңгы төстәге куртка, соры ромблар төшерелгән караңгы төстәге кофта кигән, кечкенә козыреклы кепкадан (кепкасы булмаска да мөмкин), спорт трикосының балагы кара төстәге носки эченә кертелгән, аягында кара төстәге сланцлар. Татар һәм рус телендә акцент белән сөйләшә.

Ул кешене белүчеләрнең яисә күрүчеләрнең, җинаятьнең шаһите булучыларның 02, 2-65-36, 2-70-80, 89063227022 телефоннары аша район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы.

Әлеге кешенең фотороботы:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев