Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе узды

Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Биредә мәдрәсә шәкертләреннән тыш, авыл мәчетләре каршында белем алучы райондашларыбыз, шулай ук Коръәнне яттан белү буенча осталыкларын күрсәтергә теләк белдерүче якташларыбыз да катнашты. 163 катнашучының 107се - мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 56сы өлкәннәр булды. Яшь буенча бүленүдән тыш, катнашучылар белем дәрәҗәләре буенча да...

Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Биредә мәдрәсә шәкертләреннән тыш, авыл мәчетләре каршында белем алучы райондашларыбыз, шулай ук Коръәнне яттан белү буенча осталыкларын күрсәтергә теләк белдерүче якташларыбыз да катнашты. 163 катнашучының 107се - мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 56сы өлкәннәр булды. Яшь буенча бүленүдән тыш, катнашучылар белем дәрәҗәләре буенча да берничә төркемгә бүленделәр: Коръәннән 5 сүрә яттан белүчеләр; ахыргы 10 сүрәне һәм ахыргы 22 сүрәне яттан белүчеләр. Бәйгенең җюри эшендә Диния Нәзарәтенең Коръән бүлеге мөдире, якташыбыз Илнур Хәйруллин да катнашты.

- Татарстан Диния Нәзарәтендә Аллаһ Китабын таныту һәм пропагандалау буенча шактый зур эш башкарыла, ә мондый бәйгеләргә килгәндә, алар изге язма аятьләрен ятлау һәм өйрәнү өчен бик яхшы сәбәп-этәргеч булып тора, - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук җыенда булучылар алдында Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырылды.

фото: http://www.ansar.ru/rfsng/2013/04/09/39548

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X