Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кукмара кышы" җыр бәйгесенең ярымфиналы РДКда була

Район мәдәният идарәсе һәм "Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда җыр, моң сөючеләр арасында популяр булган, "Кукмара кышы" татар җыры бәйгесе үткәрә. Фестивальдә катнашучыларның яше 14тән 35 яшькә кадәр. Бәйгенең шартлары буенча җырчының репертуарында бер халык яки 60-80 елларда...

Район мәдәният идарәсе һәм "Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда җыр, моң сөючеләр арасында популяр булган, "Кукмара кышы" татар җыры бәйгесе үткәрә.

Фестивальдә катнашучыларның яше 14тән 35 яшькә кадәр. Бәйгенең шартлары буенча җырчының репертуарында бер халык яки 60-80 елларда язылган җыр һәм үзе теләгән заманча җыр булырга тиеш.

Сайлап алу туры 2 зонада - Әсән-Елга һәм Зур Сәрдек мәдәният йортларында узды.

8 февральдә "Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсының ярымфинал концерты була.

Катнашалар:

Юлия Иванова, Нырты

Румия Миннегалиева, Югары Арбаш

Фәнис Бариев, Пычак

Әнисә Мөхәммәтҗанова, Әсән -Елга

Илнур Вәлиуллин, Әсән-Елга
Райнур Вәлиуллин, Әсән Елга

Нурзат Абдуллин, Байлангар

Маннур Вильданов, Уразай

Илһам Ганиев, Сәрдекбаш

Рамил Гөзәеров, Тырыш

Ләйсән Ибраһимова, Кукмара

Ләйсән Кашипова, Ядегәр

Нияз Кәримуллин, Вахит

Рәйхан Газизуллин, Вахит

Айсинә Сәләхова, Кнәбаш

Айнур Исхаков, Мәмәшир

Елена Николаева, Югары Чура

Аида Егорова, Югары Чура

Эдуард Данилов, Пчеловод

Марат Мөхәммәтшин, Олыяз

Әлфия Хәбибуллина, Күкшел

Ринат Нуруллин, Зур Сәрдек

Зөбәйдә Хәмәтдинова, Зур Сәрдек

Ринат Сөләймәнов, Зур Сәрдек

Башлана 19 сәгатьтә. Билет хакы - 100 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk