Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кукмара" агрофирмасы базасында семинар-киңәшмә үтте (+фото)

"Кукмара" агрофирмасы базасында терлекчелектә 10 айлык эш нәтиҗәләре, техника ремонты мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучы күмәк хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, баш белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары "Ярыш" бүлекчәсенең терлекчелек комплексында, машина-трактор паркында эш барышы белән таныштылар. Семинар барышында сөт җитештерүне арттыру өчен кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр, булган кимчелекләр турында сөйләшенде,...

"Кукмара" агрофирмасы базасында терлекчелектә 10 айлык эш нәтиҗәләре, техника ремонты мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучы күмәк хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, баш белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары "Ярыш" бүлекчәсенең терлекчелек комплексында, машина-трактор паркында эш барышы белән таныштылар. Семинар барышында сөт җитештерүне арттыру өчен кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр, булган кимчелекләр турында сөйләшенде, конкрет бурычлар билгеләнде.

-Искечә яшәү мөмкин түгел, авыл хуҗалыгын табышлы тармакка әверелдерү өчен яңа юллар эзләргә, экономия мәсьәләсе турында кайгыртырга кирәк. Рентабельле эшләү өчен һәр тиен исәптә булырга тиеш, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.

Зур Кукмараның мәдәният йортында киңәшмәнең пленар өлеше үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X