Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәркәүч үзешчәннәре Киров өлкәсенең Сасмак авылында спектакль куйды

Сасмак авылы Киров өлкәсенә керсә дә, Татарстан җирләре белән чиктәш. Ташлы Елга, Кәркәүч авылларыннан берничә чакрым гына аера безне. Татар халкы бик кунакчыл, бу сыйфатларны шушы авыллар үрнәгендә дә күрергә була. Без ел дәвамында кунакка йөрешеп, аралашып яшибез, төрле бәйрәмнәрне дә бергә-бергә үткәрәбез. Әле күптән түгел генә Кәркәүч мәдәният йорты...

Сасмак авылы Киров өлкәсенә керсә дә, Татарстан җирләре белән чиктәш. Ташлы Елга, Кәркәүч авылларыннан берничә чакрым гына аера безне. Татар халкы бик кунакчыл, бу сыйфатларны шушы авыллар үрнәгендә дә күрергә була. Без ел дәвамында кунакка йөрешеп, аралашып яшибез, төрле бәйрәмнәрне дә бергә-бергә үткәрәбез. Әле күптән түгел генә Кәркәүч мәдәният йорты үзешчәннәре Наил Гаетбаевның "Әстәгъфирулла" спектаклен сәхнәләштереп, Сасмакта кунакта булып киттеләр. Авыл халкы рәхәтләнеп көлде, ял итте бу көнне. Артистларны хөрмәтләп, көчле алкышларга күмделәр. Бу коллективның безгә бер елны да килмичә калганы юк, Сасмак халкы һәрвакыт аларны яратып каршы ала, тагын килүләрен сорап озатып кала. Кәркәүч иҗат коллективына соклану хисләре, алар калдырган матур тойгылар күңелләрдә озак сакланыр әле.

Гүзәл ШӘЙХЕТДИНОВА, Сасмак авылы

фото: http://news.day.az/culture/291165.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk